news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Чурагулов: Шагыйрь буларак, үземнән алда җырларым татар гаиләләренә барып җитә

Танылган җырлар авторы Рамил Чурагулов иҗатына багышланган тур үткәрелә.

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган җырлар авторы Рамил Чурагулов иҗатына багышланган тур унынчы тапкыр үткәрелә. “Без аны шагыйрьнең 45 еллыгына үткәрә башлаган идек. Быел менә, Рамил Чурагуловның 55 яшьлеген үткәрәбез”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге мәдәни турны оештыручы эшмәкәр Комил Сираҗетдинов.

Танылган җырлар авторы, шагыйрь Рамил Чурагулов бу турны аралашу, бер-береңне тулыландыру чарасы, дип билгеләп үтте. “Ык елгасы белән Сөн елгасы безне бүлми, берләштерә, бу елгаларда дуслык күперләре бар, – дип шагыйрьләрчә сөйләде ул. – Бернинди милләт халкына да ызгыш-талашлар кирәкми. Бер-береңнән матур үрнәкләр алып яшәргә кирәк”.

Искәртеп узабыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, журналист, шәхси нәшрият хуҗасы Рамил Чурагулов Уфа шәһәрендә яши. Тумышы белән Башкортстанның Кырмыскалы районыннан. Татар эстрадасы тамашачысы аның “Моңнар кайтсын авылга”, “Кайгы җиле какмасын” җырларын яхшы белә. Быел Ык буе авыллары Сабан туе гимнының авторы да – Рамил Чурагулов.

“Безгә – татарларга үзебезнең матур сыйфатларыбызны балаларыбызга ирештерү кирәк. Мин үз тормышым мисалында моңа ирешкәнмендер дип уйлыйм. Балаларым татарча да, башкортча да, русча да, инглизчә дә сөйләшә. Бу – һәр татарның максаты. Мин шагыйрь буларак, үземнән алда җырларым татар гаиләләренә барып җитә”, – дип фикерен җиткерде Рамил Чурагулов.

Ул үзен ике халык та үзенеке итүен, җырларын башкаруын әйтте. “Башкортстан өчен – Сурагулов, татарлар өчен Чурагулов мин, – диде ул. – Безнең зыялыларыбызга кайчагында очлы мизгелләрне күрергә кирәкмидер. Матурлыкка, яхшылыкка омтылыйк”, – дип киңәш бирде ул.

Хәзерге вакытта Рамил Чурагулов турында Татарстанга килгән делегация вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән очраша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100