news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамил Чурагул Башкортстанда иске мәдрәсәләрнең данын кайтарырга тәкъдим итте

Популяр җырлар авторы фикеренчә, әлеге биналарда төрки халыклар белем алган.

(Казан, 21 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, популяр җырлар авторы Рамил Чурагул Башкортстанда урнашкан борынгы төрки мәдрәсәләрнең данын кайтарырга тәкъдим итте. Бу соравы белән ул Бөтендөнья татар конгрессында узган матбугат конференциясендә конгресс рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать итте.

“Башкортстан җирлегендә бөек төрки халыклар укыган истәлекле мәдрәсәләр гөрләп торган. Мәсәлән, Кыешкы мәдрәсәсе. Киләчәктә барыбыз да исән булып, шуларның данын кайтарырга иде дигән теләктә без”, - диде ул.

Рамил Чурагул шулай ук Күкчәтау шәһәрендә булуы турында да сөйләде. “Казахлар түгәрәк өстәл җыйды. Шунда Себер татары Зөлкарнәев фамилияле абзый татарча сөйләште. “Абый, син бит казахча да беләсең”, - дим. “Юк, безнең бабайларыбызны монда укытканнар, мин үз телемдә сөйләшәм”, - диде. Монда шундый горурлык хисләре туды”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot