news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рамил Бигнов Башкортстанда сайлауларның канун бозулар белән үтүен белдерә
Башкортстанда кичә үткән сайлауларга карата тәүге фикерләр яңгыратыла башлады
Скопировать ссылку
(Уфа, 3 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда 2 мартта Россия президентын сайлаулар белән бергә БР Дәүләт Җыелышына депутатлар да сайлау булып үтте. Алдан ук фаразлануынча, республика сайлау участоклары рәсми хакимиятләр куйган барлык таләпләрне җиренә җиткереп кенә түгел, ә арттырып та үтәгән. Шул ук вакытта оппозициядән республика парламентына сайланырга теләүчеләр төрле каршылыкларга дучар булган.
Бу хәлне Башкортстандагы танылган татар эшкуары, БР Берләшкән оппозициясе шурасы рәисе Рамил Бигнов үз мисалында да ачык күрсәтте. Бүген Уфада журналистлар өчен оештырган матбугат очрашуында Рамил әфәнде үзенең бихисап дәгъваларын яңгыратты.
“Башкортстанда сайлауларга әзерлек барышында ук төрле гыйбрәтле хәлләр булып торды, - диде Р. Бигнов. - Оппозициядән Башкортстан Дәүләт Җыелышына сайланырга теләүчеләрнең кайберләрен намзәт итеп теркәмәделәр, ә кайберләрен теркәсәләр дә, аларга сайлауалды эшләрен алып баруга төрлечә киртәләр кордылар. Шул исәптән, миңа карата да максатлы каршылык оештырылды”.
Рамил Бигновка иң беренче аяк чалу сайлауларга әзерлек игълан ителгәч тә була. Башта аны намзәт итеп теркәмәү омтылышлары ясала. “Шулай да мәхкәмә аша барыбер үз морадыма ирештем һәм теркәлдем, -ди Р. Бигнов. - Әмма кыенлыклар шуның белән генә бетмәгән булып чыкты. Минем сайлауалды агитациясенә комачаулык итеп тордылар, без нәшер иткән гәзитләрне таратырга ирек бирмичә, ярдәмчеләремне милиция хезмәткәрләре тоткарлады. Узган атнада, сайлауалды штабыма кереп, гәзитләрне мәхкәмә приставлары да алып чыгып китте”.
Ахыр чиктә Рамил Бигновка Башкортстан дәүләт телевидениесендә үзенә тиешле вакытта бушлай бирелгән сайлауалды чыгышын ясауны да тыйдылар. Аның бу чыгышы 12 февральдә үк эфирга чыгарга тиеш булган. Әмма республика дәүләт телевидениесе аңа бу мөмкинлекне бирми. Бу каршылык өчен Рамил Бигнов телевидение өстеннән Башкортстан Югары мәхкәмәсенә шикаять бирә. Югары мәхкәмә узган атнаның пәнҗешәмбе көнне Бигнов әфәнде файдасына карар чыгарган. “Әмма телевидение хуҗалары Югары мәхкәмә карарын да санламады һәм мине мәхкәмә секретариаты вәкиле белән бергә баруыма карамастан, телевидение үзәгенә кертмәделәр, - ди Рамил Бигнов.
Башкортстан Берләшкән оппозициясе җитәкчесе Рамил Бигнов 2 мартта Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутат булып сайлана алмаган. Бу бүген мәгълүм булды. “Сайлаулар барышында әллә күпме канун бозулар булды, - ди Р. Бигнов. – Без аларның барысын да видеокамерага, фотокамерага төшердек һәм аудиоязмалар эшләдек. Хәзер шулар нигезендә кануннарны бозучыларга карата мәхкәмә эшләрен башлыйбыз”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot