news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Беляевның Финляндиядә яшәүче татарлар тарихы турында яңа китабы дөнья күрде

«Татары Финляндии: история, интеграция, сохранение идентичности» китабы ике мең данә белән Санкт-Петербургта басылып чыккан.

Рамил Беляевның Финляндиядә яшәүче татарлар тарихы турында яңа китабы дөнья күрде
Рамил Беляев

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Финляндия ислам җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляевның татарларның килеп чыгышы теорияләре, Финляндия татарларының милләткә, дингә карашлары, фин дәүләте белән элемтәләре барлыкка килү һәм фин халкы белән яраша алуы хакында яңа китабы чыккан. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Китап күзәтү һәм анализ форматында язылды. Аны фин теленә тәрҗемә иткәндә финнарга Финляндиядәге татарларның кемнәр, аларның тамырлары кайдан икәнлеген аңлатып язу максаты куелды. Татарларның барлыкка килү теорияләре, Алтын Урда чоры, Казан һәм Касыйм ханлыкларының тарихы да бар. Касыйм ханлыгыннан Түбән Новгород өлкәсенә күчереп җибәрелгән татар гаскәрләренең тарихына да тукталдым», — диде ул.

Рамил Беляев сүзләренчә, ул татар азчылыгы турында дини азчылыкмы яисә милли азчылыкмы, дигән сорау куя. «Татар азчылыгы Финляндия җирлегендә сакланып кала алган, хәтта үсешкә дә ирешкән, шуңа күрә аларның нәтиҗәсендә интеграция моделе тәкъдим ителә. Мондый модель мисалы рус, мари, удмурт һ.б. халык үрнәгендә дә була ала», — дип аңлатты автор.

«Диаспораның саны 100 мең кеше булса, бу модельне куллану авыр, чөнки аларның арасында берничә оешма булырга мөмкин. Диаспораның саны 50 мең кешегә кадәр булса, бу модельне кулланып, аны саклап калу мөмкинлеге бар, дигән фикер китердем. Икенче яктан, китапның кыйммәте шунда: Финляндиядә яшәүче татарларның тарихыннан бик сирәк, бернинди басмаларда чыкмаган рәсемнәр тәкъдим итәбез», — дип сөйләде ул.

Рамил Беляев әйтүенчә, китапта татар галиме Ризаэтдин Фәхретдиннең 1914 елда Финляндиягә килгәч төшкән фотосы табылган. Шулай ук Азәрбайҗанның җәмәгать эшлеклесе Рәсүлзадәнең 1922 елда Финляндиядә татарлар белән фотога төшкән сурәтләре дә урын алган. «Эзләнүчеләргә, татарның тарихы белән кызыксынучыларга күп мәгълүмат бар», — диде автор.

«Китап Татарстан Хөкүмәте тарафыннан ике мең данә белән грантка Татар балалар нәшриятында бастырылды, шуңа күрә әлегә ул сатуда юк. Китапханәләргә таратылыр дип ышанам. Бүгенге көндә ул татар теленә тәрҗемә ителә. Фин, инглиз һәм төрек телләрендә дә бастырылуын теләр идем», — дип сөйләде Рамил хәзрәт Беляев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100