news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рамил Ариткулов зур спорт белән саубуллашты
Үзәк стадионда җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге кысаларында Рамил Ариткуловны зур спорттан озаттылар
Скопировать ссылку
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Казанның Үзәк стадионда җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге кысаларында танылган спортчы, халыкара класслы спорт мастеры, бөтенроссия һәм халыкара ярышлар җиңүче һәм призеры, 2004 елда Афинада Олимпия уеннарында катнашкан Рамил Ариткуловны зур спорттан озату тантанасы узды.
Спортчы-динамолы, Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр хәрби хезмәткәре 10 елдан артык югары дәрәҗәдәге ярышларда Россия һәм Татарстан данын яклады. Ул 800 метрлы дистанциягә йөгерүдә Татарстан һәм Башкортстан рекордын куйган спортчы.
Хәзер Рамил бер ел дәвамында, ТР “Динамо” физкультура һәм спорт оешмасының укыту-спорт бүлегендә инструктор-методист булып эшли, яшь динамолыларга үз тәҗрибәсен тапшыра, үз белгәннәрен ярышлар оештыруда куллана. Ариткулов күнегүләр алып бара, “Динамо” җәмгыяте, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка чемпионатларда катнаша, дип хәбәр итә “Динамо” физкультура һәм спорт оешмасының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot