news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәми Гариповка багышланган «Шагыйрь көндәлеге» фильмы халыкара фестивальләрдә күрсәтелде

Барнаулда узган Шукшин кинофестивалендә «Шагыйрь көндәлеге» фильмын конкурс кысаларында күрсәттеләр. Башкортстанның беренче халык фильмын аның режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Йосыпов тәкъдим итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Агентлыкка билгеле булганча, 15 июльдә «Шагыйрь көндәлеге» фильмы «Алтын тәлинкә» төбәкара премиясенең тамашачылар тавыш бирүе нәтиҗәсендә җиңүчесе дип табылган.

«Безнең фильм Бөекбританиядә узучы Lift-Off Global Network фестивалендә катнашу өчен сайлап алынды. Бу безнең команда өчен зур мәртәбә, - дип искәртте режиссер. – Фильмны Италиядә Ischia Global Film Festival фестивалендә дә күрсәттеләр. Рәми Гарипов тарихы дөнья буйлап атлый. Без Кырымда үтә торган Vote to Film фестиваленә чакыру алдык. Кырымда яшәүчеләрне үзебезнең проект белән таныштыру мөмкинлеген түземсезләнеп көтәбез. Безнең фильм «Алтын тәлинкә» төбәкара премиясенең тамашачылар тавыш бирүе нәтиҗәсендә җиңүчесе дип табылды. Безгә теләктәшлек күрсәткән һәм эшебез өчен тавыш биргән һәркемгә рәхмәт!»

Элегрәк фильм «Үз юлым» фестивалендә җиңде, «Тынычлык хакына» премиясенә, Россия-Италия җәмгыяте халык дипломатиясенең рәхмәтенә лаек булды, Мәскәү халыкара, Байкал арты (Чита), Чабаксар кинофестивальләрендә, Псковта узган «Западные ворота» кинофестивалендә катнашты, шулай ук «Российская газета»ның федераль экспертлары тарафыннан билгеләп үтелде. Фильмны Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Тула, Кострома, Нерехта, Ярославль, Саратов шәһәрләрендә күрсәттеләр. Башкортстанда ул 50 залда тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100