news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамазанов Татарстанда пассажирларны рөхсәтсез йөрткән өчен штрафларның санын атады

Үзизоляция чорында республикада пассажирларга маршрут картасыннан башка даими хезмәт күрсәткән өчен 50гә якын материал тутырылган.

Рамазанов Татарстанда пассажирларны рөхсәтсез йөрткән өчен штрафларның санын атады

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстанда үзизоляция чорында пассажирларга маршрут картасыннан башка даими хезмәт күрсәткән, шул исәптән пассажирларны тиешле булмаган урыннарда утырткан/төшергән өчен 49 материал тутырылган. Ространснадзорның Урта Идел дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге төбәкара идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Лицензия таләпләрен һәм шартларын бозган өчен тугыз материал тутырылды. Бу - лицензияләр реестрына лицензиатның автобуслары кермәгән очраклар. Монысы да законны тупас рәвештә бозу санала», - дип искәртте Радик Рамазанов.

«Чикләү чаралары чорында заказ буенча Балтач юнәлешендә пассажирларга хезмәт күрсәтүче эшкуар тоткарланды. Бер автобус «кулга алынды», әмма ул үзенең законсыз эшчәнлеген дәвам итте, алга таба икенче бер автобус «кулга алынды» һәм тиешле штраф салынды. Штрафның күләме 190 мең сум тәшкил итте. Шуннан соң гына эшкуар маршрут картасын төзи башлады», - диде Ространснадзорның Урта Идел дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге төбәкара идарәсе башлыгы урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100