Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рамазанга кадәр без нәфес колы идек, ә хәзер – ирекле: Айбаш мәчетендә Гает намазы укылды
Айбаш авылында Татарстан Рәисе катнашында Ураза бәйрәме намазы узды.
Айбаш мәчете 3 елдан соң кабат ишекләрен ачты
Бүгенге Ураза бәйрәме Биектау районының Айбаш авылы халкы өчен аеруча дулкынландыргыч булды. Мөселманнар Рамазан ае тәмамлануны бәйрәм иткәндә, биредә өч ел көтелгән тантана – реставрациядән соң тарихи мәчетне ачу чарасы узды. Бәйрәм намазында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Айбаш авылы мәчете – XX гасыр башында нарат бүрәнәләрдән салынган мәчет шул чордагы татар авыл архитектурасының уникаль үрнәге, төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора.
Совет чорында мәчет бинасында авыл клубы урнашкан була. Еллар узу белән манара нигезе чери, 1994 елда уздырылган капиталь ремонт та ярдәм итми. Нәтиҗәдә, 2022 елгы давылдан соң манара авып төшә, бу исә белгечләрнең ашыгыч катнашуын таләп итә. Татарстан Рәисе йөкләмәсе буенча бина консервацияләнә һәм 2023 елда аны реставрацияләү эшләре башлана.

Мәчетнең тышкы күренешен мөмкин кадәр беренчел халәтенә якын итеп торгызырга тырышалар, детальләр өстендә эшләгәндә архив фоторәсемнәрен кулланалар. «Бу урында таш мәчет төзергә дә мөмкин иде, бу берничә тапкырга арзанракка төшәр иде. Ләкин бу – әлеге мәчетне төзегән ата-бабаларыбызга хыянәт итү булыр иде», – дип билгеләде Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты башлыгы Иван Гущин.
Реставрация эшләре хәйриячеләр ярдәме белән башкарыла, бюджет акчалары проектлау этабында гына файдаланыла.
«Бу бәйрәм дин тотучыларның әхлакый камилләшүгә омтылышын гәүдәләндерә»
Ураза бәйрәме намазы «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында туры трансляция аша күрсәтелеп барды.
Бәйрәм чарасы җыйнак кына мохиттә узды. Мәчетнең икенче катындагы өч өлешле киң намаз бүлмәсенә авыл ир-атлары һәм килгән кунаклар җыелды. Алгы сафларда Рөстәм Миңнеханов һәм республика казые Җәлил хәзрәт Фазлыев урын алды. Республика мөэмин-мөселманнарына бәйрәм вәгазен традицион рәвештә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Ул мөнбәргә ап-ак бәйрәм киеменнән күтәрелде.

Вәгазьне башлар алдыннан Камил хәзрәт Владимир Путинның котлау сүзләрен җиткерде. «Гасырлар дәвамында бу бәйрәм дин тотучыларның әхлакый камилләшүгә, шәфкатьлелеккә һәм кызгануга омтылышын гәүдәләндерә, аларны исламның мәңгелек кыйммәтләренә юнәлтә», – диелде Россия Президенты котлавында.
Шулай ук мөфти тарафыннан укылган Татарстан Рәисе котлавында республикада диннәр һәм милләтара татулыкның кадерләп саклануы ассызыкланды. Ураза бәйрәме, башка мөселман, православие һәм башка дини бәйрәмнәр кебек үк, үзара аңлашу һәм хөрмәт атмосферасында уза.
«Бу мөбәрәк көндә Раббыбыз барлык догаларыбызны һәм кылган изге гамәлләребезне кабул итсен, күңелләребезне иман, шәфкатьлелек һәм мәхәббәт белән тутырсын. Сезгә тынычлык, бәхет, игелек һәм иминлек телим!» – диелде Рәис котлавында.
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Ураза гаете – ул нәфесне җиңү көне
Ураза гаете вәгазен Камил хәзрәт Сәмигуллин нәфес, ачуның кеше тормышына йогынтысы һәм анардан саклану юллары темасына багышлады.
«Ураза гаете – ул нәфесне җиңү көне. Без ай буе ураза тотып, нәфес, мин-минлек һәм кирәксез теләкләр белән көрәштек. Аларны буйсындырырга һәм үз башыбызга үзебез хуҗа булырга тырыштык. Рамазанга кадәр без нәфес колы идек, ә хәзер – ирекле», – диде ул.
Дин әһеле кеше табигатенең асылы – фитра турында да сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, һәр бала иманлы булып туа, ләкин тәрбия һәм дөнья мәшәкатьләре нәтиҗәсендә бу иман көчәергә яки зәгыйфьләнергә мөмкин. Мөфти фикеренчә, кеше табигате шундый: ул Аллаһыга табынмаса, барыбер ниндидер башка әйбергә – байлыкка, данга яки үзенең «мин»легенә табына башлый.

Камил хәзрәт бүгенге җәмгыятьтә матди кыйммәтләрнең пот дәрәҗәсенә күтәрелүенә басым ясады. Ул борынгы заманнардагы потларга табыну белән бүгенге дөньядагы кыйммәтләр арасында параллельләр үткәрде.
«Менә без аптырыйбыз: ничек инде Муса галәйһиссәлам чорында кешеләр үзләренә алтыннан бозау ясап, шуңа табынган? Җаһилият заманында, Кәгъбә эчендә гомумән 360 пот торган. Ә ник моңа аптырарга: әллә бүген алтын бозауга табынучылар азмы? Бүген потлар 360 кына түгел, тагын да күбрәктер әле: кем байлыкка табына, кем яраткан артистына, кем үзенең машинасына, кем үзенең кәнәфиенә. Һәм шушы потларга баш булып «мин» дигән иң зур пот тора», – дип билгеләп үтте мөфти.
Камил хәзрәт нәфестән килә торган бәла-казаларны Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе һәм «Идегәй» дастанындагы сюжетлар аша аңлатты. «Алмачуар» әсәрнең төп герое Закирның үз атын үлеп яратуына карамастан, ахыр чиктә нәфесе һәм «мин-минлеге» аркасында хайванның үлеменә сәбәпче була. Мөфти билгеләп үткәнчә, бу – бер мәхәббәт тарихы гына түгел, ә нәфес тарихы. «Идегәй» дастанында исә Алтын Урда дәүләте Аксак Тимер аркасында гына түгел, ә Идегәй белән Туктамыш ханның идарә өчен көрәшүләре аркасында җимерелә. Камил хәзрәт фикеренчә, татар халкын тарих дәвамында бердәмлек урынына көнчелек һәм хөсетлек харап иткән.
Шулай ук ул татар халкында үз вакытында куәтле суфичылык традициясе (аның асылы – тәкәбберлек, горурлык һәм нәфес белән көрәшүдән гыйбәрәт – иск. «Татар-информ») булганлыгын искә төшерде. Бу юнәлеш вәкилләре арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Габдерәхим Утыз Имәни, Габденнасыйр Курсави, Морат Рәмзи һәм башкалар бар.

Шәүвәл ае уразасы – нәфес белән көрәшүне дәвам итү өчен менә дигән форсат
Үз нафесеңне ничек тәрбияләргә соң? Татарстан мөфтие нәфесне тәрбияләүдә төп киртә булып тәкәбберлек торуын ассызыклады. Ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисен китереп, күңелендә тузан бөртеге кадәр тәкәбберлеге булган кешенең җәннәткә кермәячәген искә төшерде. Камил хәзрәт фикеренчә, башкалардан яхшырак булырга тырышу яки үз-үзеңне өстен кую – нәфеснең котыртуы.
Мөфти аңлатканча, нәфесне җиңү өчен иман һәм гыйбадәт кенә җитми, ә ихсан – олы ихласлык кирәк. «Ихсан – ул Аллаһыга шундый ихласлык белән гыйбадәт кылу, әйтерсең, син Аның каршысында басып торасың, ә Ул синең гыйбадәтеңне күзәтә», – дип аңлатты ихсан төшенчәсен Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Чыгышының ахырында мөфти игелекләрне кеше мактасын өчен түгел, ә чын күңелдән, яратып кылырга чакырды. Ул бары тик ихласлык кына кешегә нәфес тавышын ишетмәскә, фани дөньяны онытырга һәм иманның татлылыгын тоярга ярдәм итәчәген белдерде.

Камил хәзрәт үзенең вәгазен алда Шәүвәл аеның уразасы булуын искә төшерү белән тәмамлады.
«Шәүвәл ае уразасы – нәфес белән көрәшүне дәвам итү өчен менә дигән форсат. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савабына ирешер. Чөнки «хәерле гамәл кыла торган кешегә кылган гамәленнән ун тапкырга артыграк әҗер ирешер». Шушы алты көн уразаны гает узгач та тоташтан яки ай дәвамында аерым-аерым тотсаң да ярый. Һәм татарлар өчен шәүвәл ае тарихи вакыйга белән дә истәлекле – һәр ел саен шәүвәлнең 13нче көнендә милләтебез Хәтер көнен билгеләп үтә. Халкыбызның шәһит киткән барлык батырларын искә алып, алар өчен бу көнне дога кылырга онытмыйк», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз