news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамазанда Казанның Әмәт бистәсе мәчете айлы булачак

Ай кую вакыйгасында Татарстан мөфтиенең катнашуы көтелә

 (Казан, 2 август,”Татар-информ”). Иртәгә, 3 августта сәгать 12дә, Казанның Әмәт бистәсендә (Дачная, 3)төзелгән мәчеткә ай куелачак.

Рамазан аендагы бу күркәм чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, җирле хакимият вәкилләре, кунаклар катнашуы көтелә.

Бу хактагы белешмә Диния нәзарәте матбугат хезмәтеннән алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot