news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рамазан Кәрим – 2024» хәйрия акциясе озайтылды

Гаризалар күп килү сәбәпле, «Рамазан Кәрим – 2024» хәйрия акциясен оештыручылар аз керемлеләргә өләшү өчен азык-төлек җыелмаларының өстәмә партиясен бүлеп бирде. +7 495 150 16 70 телефоны буенча гаризалар кабул итү яңадан башлана. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Операторлар эшләгән беренче биш көндә – 11-15 мартта – без 7 меңгә якын гариза алдык. Мохтаҗларның мондый ярдәмгә ихтыяҗы зур булуын игътибарга алып, алдан әзерләнгән азык-төлек җыелмасы партияләре беткәннән соң без өстәмә партия формалаштырырга һәм гаризалар кабул итүне яңадан башларга карар кылдык», - дип аңлатты Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең эшләр идарәчесе Рәфыйк Фәттахетдинов.

«Рамазан Кәрим» акциясе РФ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән инде бишенче ел рәттән үткәрелә. Аңа хәйрияче Кәримовлар гаиләсе акча бүлеп бирә.

Акция аз керемлеләргә, кереме түбән булган күп балалы гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Азык-төлек җыелмалары таратудан тыш, «Рамазан Кәрим – 2024» акциясе кысаларында 1200 порциягә исәпләнгән бушлай ифтарлар да оештырыла. Моның өчен Мәскәү Җәмигъ мәчете территориясендә вакытлы чатыр ураштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100