news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рамазан – изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында 4 780 кешегә ярдәм күрсәтелде

Татарстанда Рамазан ае ел саен үткәрелә торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны химаясе белән узды. Әлеге акция Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителде.

Марафонның иң төп нәтиҗәләреннән берсе авыру сабыйларны дәвалау өчен акча җыю белән бәйле. Акция Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче 20 балага тернәкләнү һәм дәвалау курсларын узарга мөмкинлек бирде, дип яза ТР Диния нәзарәте. 

Рамазанның аерылгысыз өлеше булып мохтаҗлар файдасына фитр сәдакасын һәм фидия түләү тора. Бу уңайдан мөселманнарга уңайлы булсын өчен «Зәкят» хәйрия фонды әлеге төр сәдакаларны электрон рәвештә үзәкләштереп җыюны оештырды. Нәтиҗәдә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондының исәп-хисап счетына 1 400 000 сумнан артык акча килгән. Фитр сәдакасы һәм фидия күпбалалы гаиләләргә, балаларын ялгыз тәрбияләүче аналарга, ялгыз гомер итүче өлкәннәргә һ. б. тапшырылды.

Хәйрия марафонының тагын бер юнәлеше Татарстанның аз керемле гаиләләренә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү белән бәйле иде. Ай дәвамында «Зәкят» хәйрия фонды 550 дән артык мохтаҗ гаиләне 3,5 тоннадан артык азык-төлек белән тәэмин итте. Моннан тыш, «Зәкят» хәйрия фонды 34 махсус хәйрия ифтары уздырды, аларда бөтен республикадан 3725 мохтаҗ авыз ачты.

Рамазан аена шулай ук Луганск һәм Донецкидан күченеп килүчеләргә дә хәйрия ярдәме күрсәтелде. 462 качакка гомуми авырлыгы 310 кг булган шәхси гигиена әйберләре бирелде.

Шулай итеп, Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны кысаларында барлыгы 4 780 кешегә ярдәм күрсәтелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100