news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рамазан – изге гамәлләр ае" кысаларында аз керемле гаиләләргә коляска бирелде

“Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе республикабызда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән Рамазан аеның беренче көненнән башланды.

"Рамазан – изге гамәлләр ае" кысаларында аз керемле гаиләләргә коляска бирелде
dumrt.ru

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләргә балалар коляскалары бүләк итте. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Зәкят" хәйрия фондына битараф булмаган казанлылар тарафыннан кулланылышта булган, әмма яхшы сакланган 13 коляска бирелде. Арбаларның барысы да ялгыз, күп балалы һәм үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләргә тапшырылды. Алар Казанда гына түгел, Татарстан һәм Чувашия районнарында яшиләр, диелә бу хәбәрдә.

“Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе республикабызда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән Рамазан аеның беренче көненнән башланды. Акция барышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте мохтаҗларга комплекслы ярдәм күрсәткән: азык-төлек, акча һәм кием-салым белән ярдәм иткән.

Рамазан ае тәмамланганчы 1,5 тонна азык-төлекне 300 гаиләгә бүлеп бирү планлаштырыла. Азык-төлек пакетларына көнбагыш мае, карабодай, токмач, дөге яки манный ярмасы, печенье һәм чәй кергән.

Татарстанның барлык мөхтәсибәтләренә Ураза бәйрәме һәм Балаларны яклау көне уңаеннан мохтаҗларга өләшү өчен җәйге сезонга балалар киеме комплектлары тапшырылган. Киемне бүлеп бирү урыннарда исемлекләр буенча тормышка ашырыла. Татарстанда финанс чараларын җыю игълан ителү нәтиҗәләре буенча, "Зәкят" Фонды тарафыннан шулай ук 5 авыру балага матди ярдәм күрсәтелгән.

Тагын ике бала ярдәмгә мохтаҗ. Аяз Хәсәншин (6 яшь), аның үзәк нерв системасына резидуаль-органик яктан зыян килгән, аутентик спектры какшаган.  Саша Комаров (12 яшь), ДЦП диагнозлы. Моның өчен 3116 номерына Kazan сүзен язып, буш урын калдырырга, сумманы күрсәтеп (50 сумнан башлап) SMS-хәбәр җибәрергә. Акчаны 5469 6200 1978 0699 номерлы Сбербанк картасына (Марат Раиф улы Мәрданов исеменә) күчерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100