news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе ярдәмендә 400 мең сумга якын акча җыелган

Әлеге акчалар алты авыру балага дәвалану өчен бүлеп бирелгән.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясенең нәтиҗәләре билгеле булды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына ел саен уза торган традицион айлык кысаларында 380 мең сум күләмендә акча җыелган һәм ул алты авыру балага дәвалану өчен бүлеп бирелгән.

Битараф булмаган һәм актив кешеләрнең ярдәме белән «Зәкят» фонды тарафыннан ярдәм алучы, төрле формадагы ДЦП белән интегүче балалар сәламәтләнүгә таба тагын бер адым ясады. Аларга тернәкләндерү курслары элегрәк алган күнекмәләрне ныгытырга һәм яңаларын үзләштерергә (басарга һәм утырырга, йөрергә, мөстәкыйль ашарга һәм сөйләшергә өйрәнү) ярдәм итәчәк.

Әлфия Борһанова, Морат Нәгыймов, Фәридә Шәйдуллина, Әминә Дәүләтшина, Эльза Емекова һәм Аделина Хәсәнова һәм аларның әти-әниләре балаларның язмышына битараф булмаганнарга олы рәхмәтен җиткерә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100