news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамазан җитү уңаеннан Татарстанга Төркиядән хафизлар килде

Хафизлар Апас, Саба, Балтач, Кукмара, Лаеш, Буа, Әлмәт, Чирмешән, Яшел Үзән районнарында бер ай дәвамында тәравих намазларында Коръән хәтем кылачак.

Рамазан җитү уңаеннан Татарстанга Төркиядән хафизлар килде
dumrt.ru

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Рамазан ае башлану белән Татарстанга, күркәм гадәткә әйләнгәнчә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте чакыруы буенча Төркиядән бер төркем Коръән-хафизлар килде. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республика шәһәр һәм районнарында алар дин кардәшләребезгә тәравих намазларын укырга һәм Коръәнне Хәтем кылырга ярдәм итә. Быел Татарстанга барлыгы 11 хафиз килде, аларның икесе Казанда, калганнары район мөхтәсибәтләрендә хезмәт кыла, диелгән бу хәбәрдә.

Имам-хатыйб, мөгаллим, мөәдзин белгечлегенә ия хафизлар Апас, Саба, Балтач, Кукмара, Лаеш, Буа, Әлмәт, Чирмешән, ЯшелҮзән районнарында бер ай дәвамында тәравих намазларында Коръән хәтем кылачак.

  • Кичә, 5 май көнне барлык мәчетләрдә тәравих намазы укылды. 20 рәкәгать итеп Рамазан аенда укыла торган әлеге махсус намаз быел 29 тапкыр укылачак. Рамазан аенда Коръән уку һәм аны хәтем кылу сөннәт гамәл булып санала, чөнки Кәлам Шәриф шушы айда иңдерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100