news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Рамазан Фест” бәйрәмендә Коръән аятьләрен тугыз яшьлек бала яңгыратты

Алим Алиуллин Коръән китабындагы сүрәләрне махсус методика буенча ятлаганын әйтте.

“Рамазан Фест” бәйрәмендә Коръән аятьләрен тугыз яшьлек бала яңгыратты
Михаил Захаров

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанда беренче тапкыр үтүче “Рамазан Фест” бәйрәмендә Коръән аятьләрен сәхнәдән тугыз яшьлек Алим Алиуллин яңгыратты. Алим сүзләренчә, Изге китаптан догаларны ул җиде яшеннән бирле ятлый. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Мин иң элек “Ярдәм” мәчете каршында оештырылган Хафизлар әзерләү үзәгенә йөрдем. Бик күп шөгыльләндем. Хәзер мин белемнәремне күрсәтүемне һәм Коръәнне ятлавымны дәвам итәм. Бу шөгыль миңа ошый”, - диде ул.

Хәзерге вакытта Алим Сирия иленнән гарәп профессоры белән шөгыльләнә. “Аның махсус методикасы бар. Без баштан алфавитны арттан алга, аннары арттан алга таба өйрәнәбез. Шул рәвешле, барлык сүрәләрне дә ятлыйбыз”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot