news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамазан алдыннан Татарстан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары башлана

Рамазан алдыннан Татарстан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары башлана
Фото: dumrt.ru

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – раҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Татарстан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курслар 2025нче елның гыйнвар һәм февраль айларында алып барылачак.

Курслар гыйнвар башыннан Казанның 8 мәчетендә башланачак: «Рәшидә» (Чәчәкле ур., 24), «Гаилә» (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), «Әниләр» (Газовая ур., 18), «Иман нуры» (Дорожная ур., 32), «Казан нуры» (Фатыйх Әмирхан ур., 3, корп. 2), «Әхмәдзәки» (Ново-Осиновский тыкрыгы, 16а), «Әмәт» (Дачная ур., 3а), «Нурислам» (Муса Бигиев ур., 36), мәчетләре, шулай ук Питрәч районы Яңа Шигали авылында урнашкан Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет һәм Мамадыш мәдрәсәсе (Мамадыш шәһәре, М.Җәлил ур., 8/28).

Әлеге мәчетләрдә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

  • Курсларга язылу өчен түбәндәге телефон номерларына язарга мөмкин: +7 903 306-25-91 (ир-атлар) һәм +7 908 343-01-90 (хатын-кызлар).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100