news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 10 мәчетендә Коръән уку курслары башлана

Татарстанның 10 мәчетендә Коръән уку курслары башлана
Фото: dumrt.ru

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – раҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Курсларны 12 гыйнварда Казанның 9 мәчетендә һәм Питрәч мөхтәсибәтенең 1 мәчетендә башлап җибәрү ниятләнә. Болар — Казанның «Рәшидә» (Чәчәкле ур., 24), «Гаилә» (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), «Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң» (Имәнлек ур, 2в), «Әниләр» (Газовая ур., 18), «Казан нуры» (Фатыйх Әмирхан ур., 3 к2), «Иман нуры» (Дорожная ур., 32), «Нурислам» (Муса Бигиев ур., 36), Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин ис. (Ново-Осиновский тыкрыгы, 16а), «Әмәт» (Дачная ур., 3а) мәчетләре һәм Питрәч районының Яңа Шигали авылында Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет.

Башкала мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100