news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамазан алдыннан Казан мәчетләрендә Коръән уку курслары башлана

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – раҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла.

Курслар Раҗәб аеның 1нче көнендә – 12 гыйнварда Казанның 9 мәчетендә башлап җибәрү ниятләнә (укучылар саныннан чыгып, мәчетләр исемлеге өстәлергә, тулыланырга мөмкин). Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Болар — Казанның «Рәшидә» (Чәчәкле ур., 24), «Гаилә» (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), «Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң» (Имәнлек ур, 2в), «Әниләр» (Газ ур., 18), «Казан нуры» (Фатыйх Әмирхан ур., 3 к2), «Иман нуры» (Дорожная ур., 32), «Нурислам» (Муса Бигиев ур., 36), Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин ис. (Яңа Осиново тыкрыгы, 16а), «Әмәт» (Дача ур., 3а) мәчетләре.

Башкала мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Рамазан Коръән ае булып санала, чөнки бу айда ул иңә башлаган һәм гадәт буенча мөселманнар аны тулысынча укып чыгарга омтыла. Шул нисбәттән Нәзарәт унике айның солтаны булган Рамазан-шәриф аен Коръәнне өйрәнүгә багышларга чакыра, диелә хәбәрдә.

  • Барлык сораулар белән һәм курсларга язылу өчен түбәндәге телефон номерларына ватсапка язарга мөмкин: 89033062591 (ир-атлар) һәм 89083430190 (хатын-кызлар).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100