news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамазан аенда Яңа Зеландия мәчетләрендә куркынычсызлык чараларын көчәйтәчәкләр

Мәчетләрдә ифтарлар үткәрелмәячәк, ачык ишекләр көне июнь аена күчерелә.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Яңа Зеландия мәчетләрендә рамазан ае дәвамында куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк. Шул турыда Яңа Зеландия (FİANZ) Ислам ассоциацияләре федерациясе башлыгы Мостафа Фарук әйткән. Бу хакта Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

Мостафа Фарук сүзләренчә, куркынычсызлыкны чараларын көчәйтү сәбәпле, мәчетләрдә ифтарлар үткәрелмәячәк. 

Яңа Зеландия мәчетләрендә Ачык ишекләр көннәре июнь аена күчерелә. Анда төрле дин вәкилләренә ислам турында сөйлиләр. Бу ял көннәрендә Яңа Зеландиянең 10 мәчетендә узарга тиешле чаралар үткәрелмәгән.

Шул ук вакытта Яңа Зеландия полициясе чиркәү, синагога һәм мәчетләрдә куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк, дип хәбәр итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot