news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамазан ае уңаеннан нәзарәт хәрбиләргә ике гуманитар йөк җибәрде

Изге Рамазан ае алдыннан ТР Диния нәзарәтеннән ике делегация махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Шулай итеп, солдатларга 13нче һәм 14нче гуманитар йөкләрне тапшырдылар. Бу хакта нәзарәт матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диния нәзарәте делегацияләренең берсе Сватово юнәлешендә булды: анда 621нче артиллерия дивизионы һәм «Батыр» батальоны сугышчылары белән очрашты. Аларны монда Диния нәзарәтенең полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйрулаев озатып куйды.

Мөфтият хезмәткәрләре Татарстан мөселманнары исеменнән хәрби частька хәләл азык-төлек, окоп (блиндаж) мичләре (5 данә), башны ярчыктан саклагычлар (30 данә), маскировка челтәрләре (5 данә), дарулар, медицина эшләнмәләре, электроника, көнкүреш техникасы, дини әдәбият һәм эчке кием тапшырды.

Хәрбиләргә тапшырылган әйберләр арасында шулай ук караңгыда кулланыла торган приборлар, фонарьлар, портатив заряд җайланмалары, автомобиль рацияләре (3 данә), блиндажлар кору өчен чылбырлы бензин пычкылары (5 данә) һәм документлар бастыру, материалларны сканерлау һәм күчереп бастыру өчен күпфункцияле җайланма (МФУ) бар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot