news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамазан ае уңаеннан Казанда 5 апрельдә 30 нчы машрут автобусы бушлай йөриячәк

Рамазан ае уңаеннан Казанда 5 апрельдә 30 нчы машрут автобусы бушлай йөриячәк
Фото: https://dumrt.ru

5 апрельдә, Изге Рамазанның соңгы җомга көнендә, Казанда хәйрия маршруты оештырыла. Беренче тапкыр ул рейска Рамазан ае хөрмәтенә мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды башлангычы белән узган ел чыкты һәм казанлылар аны хуплап каршы алды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Быел да бу күркәм башлангыч дәвам итәчәк – 30 нчы автобус Рамазан ае уңаеннан бер көн дәвамында бушлай алып йөриячәк. Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды «Рамазан – изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын түләячәк.

Социаль «Рамазан маршруты» 6:00-18:00 сәгатьтләрдә йөри.

30 нчы маршрут юкка гына сайлап алынмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар бар. Бушлай автобусны тану өчен аның алдагы тәрәзәләрендә «Рамазан мөбарәк булсын» һәм «Социальный маршрут БФ «Закят» дип язылган табличкалар урнашкан була, ә салоны шарлар белән бизәлә.

30 нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар исламның матурлыгы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу мөбарәк айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда игълан ителгән хәйрия марафоны турында якыннанрак таныша ала. Шулай итеп, Фонд белгечләре киң җәмәгатьчелектә татар-мөселман мәдәнияте кыйммәтләрен һәм төрле милләтләр арасында татулык һәм килешеп яшәү традицияләрен популярлаштырырга ниятли, диелә хәбәрдә.

2023 елда Рамазан маршрутыннан 800 дән артык кеше файдаланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100