news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамазан ае уңаеннан “Хозур ТВ"ның әниләргә багышланган видеоролигы чыкты

"Рамазан - изге гамәлләр ае" сериясеннән башка кыска роликлар да тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” мөселман телевидениесе Изге Рамазан ае уңаеннан социаль видеороликлар әзерли. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзәрәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тирән эчтәлекле кыска фильмнарда Рамазанның изге гамәлләр ае икәнлегенә басым ясала, тамашачыларның игътибары кешелеклелеккә, миһербанлылыкка юнәлтелә.

Тәкъдим ителгән шундый бер ролик әниләргә багышланган. Видеосюжетта катнашучылар ислам динендә ана хакының иң зур хаклардан саналуын искәртә. “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән хәдис аналарга изгелек кылуны, мәрхәмәтле, ихтирамлы булуны аңлата. Әниләргә изгелек кылсак, җәннәткә керергә юл ачыла, дип аңларга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100