Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рамазан ае алдыннан Татарстанда “Чиста мәчет” акциясе дәвам итә
14 апрельдә “Рамазан” мәчете тәрәзләрен, диварларын, идәннәрен юу, шулай ук мәчет янындагы территорияне чүп-чардан арындыру планлаштырыла.
(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Изге Рамазан ае башланырга 25 көн калып бара. Әлеге мөбәрак айга аяк басар алдыннан, Татарстанда “Чиста мәчет” акциясе дәвам итә. Бу турыда Татарстан мөселманарының Диния нәзарәте хәбәр итте.
Республика мәчетләрендә җыештыру-чистарту эшләре бара. Акция кысаларында Татарстан мөфтияте волонтерлары Лаеш районы Усад авылының “Ихлас”, Казанның Борисоглебск бистәсендә урнашкан “Өмет” мәчетләрендә өмә оештырган.
14 апрельдә 09.00дә, яшь активистлар башкаланың Киров районы “Рамазан” мәчетен тәртипкә китерәчәк. Гыйбадәт йортының тәрәзләрен, диварларын, идәннәрен юу, шулай ук мәчет янындагы территорияне чүп-чардан арындыру планлаштырыла.
“Чиста мәчет” акциясе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә акциягә йөзләп яшь мөселман-волонтер җәлеп ителде, алар әлеге хәйрия чарасы кысаларында Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре алдыннан дистәдән артык мәчетне җыештырды, диелгән әлеге хәбәрдә.
- Саваплы эштә катнашырга теләүчеләргә сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз