news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамазан ае алдыннан Саба районында абыстайлар җыены булды

Рамазан ае алдыннан Саба районында абыстайлар җыены булды
Фото: http://saby-rt.ru/

Изге Рамазан башланыр алдыннан Саба районы мәчетләрендә белем бирүче мөгаллимәләр, абыстайлар Саба Җәмигъ мәчетенә очрашуга чакырылды. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Очрашуга район авылларында дини йолаларны башкаручы 40ка якын күркәм зат катнашты. Районның Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Илмира Галимуллина иң элек Аллаһ Тәгалә юлында олы вазифа башкаручы әлеге ханымнарга олуг хезмәтләре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.

Чарада катнашучы Республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәлахиев сүз алып, санаулы сәгатьләрдән башланучы Рамазан Шәриф ае, ифтар мәҗлесләрендә вәгазьләрдә бигрәк тә халык игътибарын нәрсәгә юнәлтергә кирәклеге турында сөйләде, шулай ук дин өлкәсендә хезмәт куючы хатын-кызларның вазифаларын искә төшереп үтте.

Исмәгыйль хәзрәтнең җәмәгате, Теләче мәчете мөгаллимәсе Гөлназ ханым үзләрендә башкарылган эшләр турында бәян итте, бигрәк тә балалар, яшь гаиләләр белән эшләүгә зур игътибар бирелүен әйтеп узды. Намазга өйрәнү, Коръәнне тәҗвид белән дөресләп уку сәгатьләре алып барылуы халыкта зур кызыксыну уяткан. Гает бәйрәмнәрен зурлап, Сабантуй рәвешендә уздыра башлаганнар.

«Балаларны кайбер җирләрдә шаулашалар дип мәчеткә чакырудан куркалар, ә бит, киресенчә, аларны Аллаһ йортына төрле юллар белән җәлеп итәргә кирәк. Кечкенәдән мондагы мохитне белеп, күреп, тоеп үссеннәр. Әлегә диннең бөтен асылын аңлап бетермәсәләр дә, күңелләренә әз-әзләп салынган орлык, иншәАллаһ, кайчан да булса шытып, югарыга - кояшка күтәреләчәк», – диде Гөлназ ханым.

Район мөслимәләре - Түбән Утардан Гөлфия Гыйбадуллина, Килдебәктән мөгаллимә Суфия Хәйретдин кызы, Лесхоздан Рәсилә Галиева, Явлаштау, Иләбәр авылларында дини гыйлем бирүче Рәсимә ханым Рәхимова да укытудагы эш алымнары белән уртаклашты.

Ахырдан районының имам- мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов чарада катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм әзерләүдә зур тырышлык куючыларның да хезмәтен билгеләп үтте. Төрле фетнә чыгулардан сакланырга, социаль челтәрләр аша илебез сәясәтенә каршы корылган төрле провокацион язмаларга ышанмаска, аларны таратмаска чакырды. Изге мөһиме - изге дога кылудан туктамаска диде. Чара Коръән укып, дога кылу белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100