news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамазан ае алдыннан республика мөхтәсибәтләрендә намаз уку дәресләре уза

Рамазан ае алдыннан республика мөхтәсибәтләрендә намаз уку дәресләре уза
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Рамазан ае алдыннан Казанда, Теләче, Мөслим һәм Әлмәт мөхтәсибәтләрендә намаз укырга өйрәнү дәресләре уза. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

28 гыйнварда Мөслим мөхтәсибәтендә «Ислам. Беренче адымнар» курслары башланды. Укучылар биш атна дәвамында, ягъни 25 февральгә кадәр исламда гыйбадәт кылу тәртипләрен – ислам баганаларын үзләштерәчәк, госел һәм таһәрат алырга, намаз укырга өйрәнәчәк. Дәресләр һәр атна саен якшәмбе көнне Мөслимнең Үзәк мәчетендә 15.00дән 18.00гә кадәр алып барыла. Халыкка әзерлекле имамнар, абыстайлар дәрес бирә. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым төркемнәр оештырылды. Беренче дәрестә укучылар уку әсбаплары, китаплар белән тәэмин ителде. Ахыргы дәрестә викторина оештыру һәм сертификатлар тапшыру көтелә.

Әлмәт мөхтәсибәтендә «Ислам. Беренче адымнар» курслары 4 февральдән башланачак. Дәресләр февраль ае дәвамында якшәмбе көнне Үзәк мәчеттә узачак. Хәзерге вакытта дәресләргә 60тан артык ир-ат һәм хатын-кыз язылды. Өлкәннәрдән тыш, балалар төркеме – малайлар һәм кызлар өчен аерым төркемнәр булдыру ниятләнә. Шулай итеп, дәресләр 4 төркемдә алып барылачак, аларның һәрберсендә әзерлекле мөгаллимнәр хезмәт куячак.

Теләчедә Үзәк мәчеттә дәресләр 23 гыйнварда башланды һәм ул 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Намаз укырга өйрәнү дәресләренә 60 кеше йөри.

Казанда «Ислам. Беренче адымнар» дәресләре 17 февральдә Нәзарәт бинасында (Габдулла Тукай ур., 38) иртәнге 08.00 башланып китәчәк. Ислам нигезләренә Татарстан мөфтиятенең волонтер яшьләр хәрәкәте активы өйрәтәчәк. Проектта катнашу өчен шушы сылтама буенча теркәлү узарга яки 16 февральгә кадәр +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратып язылырга кирәк. Дәресләр Нәзарәттә һәм Галиев мәчетендә, шулай ук «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасында атнасына бер тапкыр, шимбә көннәрендә 08.00дән 12.00гә кадәр узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100