news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамазан ае алдыннан Питрәч районы мәчетендә Коръән укырга өйрәтәчәкләр

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – раҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Питрәчнең Яңа Шигали авылы мәчетендә Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла. Бу хакта «Алга» сайтында хәбрә ителә.

Атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү планлаштырыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot