Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рамазан ае алдыннан Арча мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
Арча районы Көтек авылында яңа мәчет ачылу тантанасы булды. Мәчет узган ел ахырына төзелеп бетсә дә, махсус рәвештә рәсми ачылыш тантанасы Рамазан-шәриф аен каршы алып үткәрелде.
Әлеге чарада катнашучыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов һәм башкалар тәбрикләде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көтек авылының яңа мәчете борынгы мәчет урынында төзелгән. Мәчет төзелешенә Көтек авылы фермеры Дамир Шакирҗанов алына.
Яңа мәчеткә исә берьюлы 60 кеше кереп намаз укый ала. Барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә эшли. Биредә дини дәресләр алып бару мөмкинлеге бар, хәзерге вакытта хатын-кызлар өчен якшәмбе көннәрендә дәресләр алып барыла.
Хәзерге вакытта мәчетне газга тоташтыру бурычы тора. Мәчет бүгенге көндә электр уты белән җылытыла һәм яктыртыла.
Искәртеп узыйк, хәзерге вакытта Арча мөхтәсибәтендә 93 мәчет эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз