news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамазан ае 19 февральдә башлана, Ураза бәйрәме 2026 елның 20 мартында билгеләп үтелә

Рамазан ае 19 февральдә башлана, Ураза бәйрәме 2026 елның 20 мартында билгеләп үтелә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2026 елга дини бәйрәмнәрнең рәсми календарен раслады. Календарь республика мөселманнары Диния нәзарәте сайтында чыкты.

Расланган расписание буенча, изге Рамазан ае 19 февральдә башлана һәм 20 мартта Ураза бәйрәме белән тәмамлана. 2026 елда Корбан бәйрәмен 27 майда билгеләп үтәчәкләр. Ике бәйрәм дә эш көннәренә туры килә.

Алдагы еллардагы кебек үк, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көннәре Татарстан Рәисе карары белән өстәмә рәвештә расланачак. 2025 елда бу документ февральдә имзаланган.

Быел Ураза бәйрәмен 30 мартта билгеләп үттеләр, ул якшәмбегә туры килде.

Республика законнары нигезендә, бәйрәм көне ял көненә туры килсә, өстәмә ял көне бирелми. Корбан бәйрәме 6 июньдә – җомга көнне узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot