Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рамазан Абдулатипов Минтимер Шәймиевның юбилеена багышланган китабын тәкъдим итте
Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллегендә танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең элекке вице-премьеры Рамазан Абдулатиповның «Мой татарский народ» («Минем татар халкым») дигән яңа китабын тәкъдим итү чарасы узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.
Чарада Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният вәкилләре, татар зыялылары һәм журналистлар катнашты.
Автор үз хезмәтен Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның 90 яшьлек юбилеена багышлаган. Китапта татар халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм бүгенге тормышы турында сүз бара, шулай ук авторның татар халкына булган ихтирамы һәм хөрмәте чагылыш таба.

Презентация барышында Рамазан Абдулатипов китапны язарга этәргән сәбәпләр, татар халкы белән бәйле шәхси тәҗрибәсе һәм Минтимер Шәймиев белән очрашулары турында сөйләде. Ул татар халкының бай мирасын һәм аның күпмилләтле Россия белән берлектә үсешен билгеләп үтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз