news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ралина Ибраева иртәгә «Казахстан Дауысы. Балалар» проекты финалына чыгу өчен көч сынаша

Казан кызы халыкара проектта катнаша.

Ралина Ибраева иртәгә «Казахстан Дауысы. Балалар» проекты финалына чыгу өчен көч сынаша
Фотоларны ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге тәкъдим итте

Казан кызы Ралина Ибраева «Казахстан Дауысы. Балалар» проектының ярымфиналына әзерләнә. Иртәгә ул финалга чыгу өчен көч сынашачак.

«1 июльдә 17.30 минутта проектның туры эфиры башлана. Татарстан халкына тапшыруны https://qazaqstan.tv/live сылтамасы белән канал сайты аша карау мөмкинлеге бар», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Мәскәү вакыты белән 19.30да онлайн тавыш бирү мөмкинлеге ачыла. https://vote.rtrk.kz/the-voice-kids-alem сылтамасы аша тавыш биреп Татарстанны халыкара проектта якларга алынган җырчы кызга теләктәшлек белдерергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot