«Миңа калса, артист үзен төрле жанрларда сынап карарга тиеш, комедияләрдә дә, драмаларда да. Студент вакытта Галиәсгар Камалның «Беренче театр» комедиясен куйган идек, мин анда Биби ролен уйнадым, һәм без бу образны кара тәнле иттек. Болай гына түгел, чөнки Галиәсгар Камал бу пьесада язган: «Аның бит йөзе дә чуенның ундүртенче кичәсе кебек кап-кара». Автор язган – без эшләдек. Бу роль өстендә эшләү миңа бик ошады. Бу – минем куркып кына ясаган беренче адымым иде, шуннан соң инде «Зәңгәр шәл», «Ситса туй», «Башмагым» спектакльләре китте.
Татар артистының төп максаты – спектакльләр аша татар телен саклау һәм үстерү, милләткә хезмәт итү. Спектакльләр телне саклау һәм популярлаштыру өчен көчле чара булып тора, чөнки алар аша яңа буын татар телен өйрәнә һәм үз милләтенә карата горурлык хисләре уята. Шулай итеп, без үзебезнең иҗади эшчәнлегебез аша туган телебезне саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү эшен башкарабыз», – ди ул.
Рәйхан Габдуллина белән «Интертат» сайты өчен Мәрьям Ибраһимова сөйләште.