news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнехановка катализатор ролендәге кара фосфор, яшел химия өчен генетика тәкъдим иттеләр

Миңнехановка катализатор ролендәге кара фосфор, яшел химия өчен генетика тәкъдим иттеләр
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ директорлар советының чираттагы утырышында химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге инновацион материаллар һәм алымнар тәкъдим ителде. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Кара фосфор – элементтан функциональ материалларга» дип аталган доклады белән Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге А.Е. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты баш фәнни хезмәткәре Дмитрий Яхваров чыгыш ясады.

Галим сүзләренчә, инновацион катализаторны күпләп кертү өчен технологик киртәләрне җиңү һәм үзкыйммәтне киметү таләп ителә. Шул ук вакытта, ул әлеге проектның РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты белән хуплануын искәртте.

«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, үз чиратында, болай дип искәртте: «Әгәр моны эшли алсак, дөньяда беренче булачакбыз. Әлеге катализаторга күчсәк - бу яңа эра булачак. Эшләнмәләр бар, әмма реаль җитештерү өчен әле карарга һәм уйларга кирәк». Рөстәм Миңнеханов тикшеренүчегә тулы доклад өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә бу теманы җентекләп өйрәнергә тәкъдим итте.

Аннары Чабаксарның «Сеспель» предприятиесе ЯАҖ директоры Владимир Бакшаев нефть-газ, химия тармаклары һәм транспорт машиналары төзү өчен инновацион продукция эшләү һәм җитештерү буенча махсуслашкан компания турында сөйләде.

«Татнефтехиминвест-холдинг» башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан белгечләре предприятиедә булган һәм җитештерүгә карата кызыксыну бар. ТР Рәисе заводка сәфәрләр оештыру һәм мәсьәләне өйрәнү тәкъдимен хуплады.

Шуннан соң Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең молекуляр-генетик һәм микробиологик ысуллар лабораториясе мөдире Шамил Вәлидов сәнәгать микробиологиясе һәм яшел химия өчен генетик технологияләр тәкъдим итте.

Россия Фәннәр академиясенең Г.А.Крестов исемендәге Эремәләр химиясе институты директоры Михаил Киселев югары технологияле материаллар алу өчен кулланыла торган эремәләр химиясе алымнары турында сөйләде.

Бу докладны тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов кайбер юнәлешләрне өйрәнү өчен эшче төркемнәр төзергә кушты.

«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ акционерларының гомуми җыелышының еллык утырышын әзерләү һәм уздыру мәсьәләсен карау көн тәртибендәге соңгы пункт булды.

Бүгенге фәннең мөмкинлекләре турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген илебез фәненә ярдәм итү, үзебезнең эшләнмәләргә өстенлек бирү мөһим. «Фән казанышларын файдаланмый торып без ерак китә алмаячакбыз, - диде ул. - Бүген үзебезнең фәнгә ярдәм итәргә кирәк. Аның казанышларыннан ни дәрәҗәдә файдалана алуыбыз үзебездән генә тора. Безнең республикада заманча лабораторияләр, уникаль эшләнмәләр бар - аларны өйрәнергә генә кирәк».

news_right_1
news_right_2
news_bot