Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәис: Укулар тәмамлангач республика эшчәнлеген яхшырту буенча тәкъдимнәр көтәбез
Укулар тәмамлангач республикадагы эшчәнлекне яхшырту буенча тәкъдимнәрегезне әзерләсәгез, бик яхшы булыр иде. Бу хакта КФУның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узган «Батырлар. Татарстан геройлары» программасына нәтиҗәләр ясау утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
«Һәркайсыгызны тыңлар өчен бер көн бүлеп бирергә вәгъдә итәм. Безгә сезнең позициягезне ишетү мөһим. Сез безне өйрәтерсез, без сезне өйрәтербез. Һәркем гомер буе укырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәрбиләрнең зур тәҗрибәсенә игътибар итте.
«Сезнең монда узуыгыз – бик зур тәҗрибә. Шуңа күрә без дә сезгә мөрәҗәгать итәчәкбез», - дип нәтиҗә ясады ТР Рәисе.
Исегезгә төшерәбез, ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасы башлану турында 18 февральдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән иде. 30 мартта «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының беренче этабы тәмамланды – барлыгы 1604 гариза килде. Гаризаларның күпчелеге Татарстаннан, әмма Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән 104 гариза бирүче дә булган.
Июнь азагында «Батырлар. Татарстан геройлары» программасына сайлап алу тәмамланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз