news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе хокук бозуларны кисәтү комиссиясе составына үзгәрешләр кертте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хокук бозуларны кисәтү буенча Хөкүмәт комиссиясе составына кертелгән үзгәрешләрне раслады. Шул хактагы указ төбәкнең хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Яңартылган составка түбәндәгеләр кертелде:

* Светлана Захарова - Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил (килештерү буенча);

* Азат Кадыйров - ТР яшьләр эшләре министры;

* Владимир Майстренко - ТР Премьер-министры ярдәмчесе, «Татарстан Республикасы махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе;

* Зафар Мәхмүдов - Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары (килештерү буенча).

Моннан тыш, комиссиянең кайбер гамәлдәге әгъзалары (шул исәптән ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов һәм «ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлегенең Эшмәкәрлекне үстерү һәм яклау департаменты рәисенең беренче урынбасары һәм директоры Артур Николаев) башкарган вазифаларның атамаларына төгәллек кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot