Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе яшьләрне сугышчы-интернационалистлар үрнәгендә тәрбияләргә чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулу контекстында яшьләрне шул сугышта катнашучылар күрсәткән ватанпәрвәрлек үрнәгендә тәрбияләргә чакырды. Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Иртәгә шулай ук без Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруның 37 еллыгын билгеләп үтәбез. Хәрби хәрәкәтләрдә Татарстаннан 11,5 мең кеше катнашты, шуларны 282се туган ягына әйләнеп кайтмады. Безнең сугышчылар тугыз елдан артык интернациональ бурычларын намус белән үтәде, батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтте», – дип искәртте ТР Рәисе.
«Без һәлак булганнар алдында башыбызны иябез һәм шул сугыш ветераннарына тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең бурыч - әлеге вакыйгалар турындагы истәлекне саклау, ветераннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, яшьләрне чын патриотизм үрнәкләрендә тәрбияләү», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Казанда истәлекле чаралар Җиңү паркында сугышчы-интернационалистлар мемориалы янындагы узачак. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгына багышланган вакыйгалар Татарстанның башка шәһәрләрендә дә оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз