news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе махсус хәрби операция ветераннарын тотрыклы эш белән тәэмин итәргә кушты

Татарстан Рәисе махсус хәрби операция ветераннарын тотрыклы эш белән тәэмин итәргә кушты

Махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру - республика өчен өстенлекле бурычларның берсе. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, Татарстанда «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы гамәлдә, ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Тыңлаучыларның беренче төркеме – 46 кеше - дәүләт хакимияте органнарында стажировка уза инде. Һәр катнашучыга министрлар һәм муниципаль хакимият җитәкчеләре арасыннан остаз беркетелгән.

«Кадрларга бәйле реаль карарлар әлеге программаны үтәүнең нәтиҗәсе булырга тиеш, остазлар алдына мин шундый бурычлар куйдым. Сентябрьдәге сайлаулар барышында «Батырлар» программасында катнашучы 15 кеше муниципаль берәмлек депутатлары итеп сайланды инде. Республика күләмендә барлыгы 113 махсус хәрби операция ветераны муниципаль сайлаулар буенча депутат итеп сайланды», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук киләчәктә ветераннарның һөнәри юлларын тәэмин итүдә остазларның һәм эш бирүчеләрнең ролен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, предприятиеләргә аларны эшкә урнаштыруда һәм тотрыклы керем өчен шартлар тудыруда актив катнашырга кирәк.

«Махсус хәрби операция ветераннарының күбесе җитештерүдә эшләде. Бу кешеләр үзләрен табарга тиеш. Моңа бик игътибар белән карарга кирәк. Алар эшкә урнаштырылырга, хезмәт хакы түләнергә, гаиләләре мохтаҗлык кичермәскә тиеш. Алар җәмгыятькә кирәкле булырга тиеш - төп бурыч әнә шул», - дип өстәде Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot