news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Казанда төзекләндерелгән «Рәҗәп» мәчетендә булды

Татарстан Рәисе Казанда төзекләндерелгән «Рәҗәп»  мәчетендә булды
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген, Мәүлид көнендә, Казанның соңгы тарихи агач мәчетендә оештырылган бәйрәм чараларында булды.

«Рәҗәп» мәчетендә реконструкция эшләре төгәлләнде. Бу - шәһәрнең революциягә кадәр төзелгән бердәнбер исән калган агач мәчете.

Чара Коръән аятьләрен укудан һәм Фәрит хәзрәт Гариповның Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырудан башланды. Анда шулай ук ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан мөфтие – ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Казанның барлык имамнары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хәзрәтләрне сәламләде, мәчетне карады һәм башкарылган эшләргә бәя бирде.

«Бүген бездә ике зур бәйрәм: беренчесе - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне, икенчесе - мәчет ачылу көне. Бу матур мәчетне төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә дә Татарстанда тынычлык хөкем сөрсен, республикабыз уңышларга ирешсен. Һәрберегезгә зур рәхмәт!» - диде Татарстан Рәисе.

Шуннан соң мәчеттә бәйрәм чаралары башланды: Коръән укылды, Мәүлид касыйдәсе (Пәйгамбәргә багышланган шигъри әсәр) яңгырады, Мөхәммәд пәйгамбәргә салаватлар укылды һәм күмәк дога укылды.

Фото: rais.tatarstan.ru

Агач мәчет традицион татар стилендә төзелгән, намаз залы 200 кешене сыйдыра. Реконструкция эшләре 2021 елда башланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot