Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Мирзиеёва Үзбәк мәдәнияте көненә багышланган концертта булды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Саида Мирзиёева маэстро Алибек Кабдурахманов җитәкчелегендәге Үзбәкстан Милли симфоник оркестры һәм Россия композиторы, пианист Кирилл Рихтерның Richter Trio ансамбле концертында булды. Концерт Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Үзбәкстан Республикасы мәдәнияте көне кысаларында узды.
«Бу – заманча музыканы, поэзияне һәм этник мотивларны берләштерү омтылышы», – дип аңлатты журналистларга кичәне оештыручыларның ниятен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.
Бу бүген Казанда үзбәк мәдәниятен тәкъдим итү белән бәйле беренче генә вакыйга түгел. Элегрәк Татарстан Рәисе һәм Үзбәкстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Казан Кремленең Гавами урыннар бинасында «Дөньялар арасындагы яктылык» картиналар күргәзмәсен карады. Әлеге ике проект – күргәзмә һәм концерт – үзбәк мәдәниятен һәм сәнгатен яңа яктан ачачак, дип саный Татарстан мәдәният министры.
«Диалог бары тик мәдәният аша гына була ала. Барысы да «мәдәният» сүзеннән башлана», – диде А.Навои исемендәге Дәүләт академия опера һәм балет театрының генераль директоры Алибек Кабдурахманов журналистлар белән сөйләшкәндә.
«Бу – халыкчан яңгырашның оркестр белән бик кызыклы кушылмасы. Без дә андый материал белән эшләргә яратабыз», – дип билгеләп үтте Камал театрының баш дирижеры Данияр Соколов.
«Бүген милли классик музыканы күтәрү бик тә мөһим», – дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз