news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәис Сөләйманов Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булды

«АгроИнвест» идарә компаниясе генераль директоры Рәис Сөләйманов Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде. Татарстан Республикасы Питрәч район Советы утырышында шул хакта билгеле булды. Сессиядә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнаша.

«Район башкарма комитеты составындагы кадрлар үзгәреше турында мәгълүмат бирәсем килә. 2024 елның 16 апрелендәге боерык нигезендә, Рәис Әхтәм улы Сөләйманов Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде», - дип хисап тотты сессиядә Питрәч районының элеккеге башлыгы Илһам Кашапов.

Алексей Песошин Рәис Сөләймановны тәкъдим итте.

«Аның хезмәт биографиясе азык сәнәгате, авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле. Рәис Әхтәм улының кешеләр, хезмәт коллективлары белән эшләүдә зур тәҗрибәсе бар. Ул үзен булдыклы гына түгел, ә социаль яктан җаваплы җитәкче буларак та күрсәтте, актив җәмәгать эше алып барды. Ике чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты булып сайланды, үз сайлаучыларның күп кенә сорауларын уңышлы хәл итәргә булышты. Рәис Әхтәм улы үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы гамәлгә ашырыр, районның социаль-икътисади үсешенә бәйле мәсьәләләрне нәтиҗәле рәвештә хәл итәр дип ышанам. Без исә үзебезнең тарафтан аңа ярдәм итәрбез, ул депутатлар һәм халыкның ярдәмен тоеп эш итәр дип өметләнәбез», - диде Премьер-министр.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Татарстанның Белоруссиядәге вәкиллеге башлыгы итеп билгеләнүгә бәйле рәвештә, үз вәкаләтләрен өстеннән төшерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100