Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Хэфэй шәһәрендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытайга килде. Хэфэй шәһәрендә ул ясалма фәһем, сөйләмне тану һәм синтезлау, тавыш ярдәмчеләре, шулай ук виртуаль чынбарлык технологияләрен тәкъдим итүче iFlytek компаниясендә булды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнехановка синхрон тәрҗемә функциясе булган колакчын тәкъдим иттеләр. Җайланма 80 телне аңлый. Шулай ук республика башлыгы уку материалларын тикшерү системасы белән танышты.

Моннан тыш, компания вәкилләре машина йөртүчеләр өчен виртуаль ярдәмчеләр, медицина тавыш сервислары, колл-үзәкләрне автоматлаштыру системалары, эшлекле сөйләшүләрнең автомат транскрипциясе һәм акыллы видеоконференцияләр турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов сәфәр йомгаклары буенча профильле министрлыкка тәҗрибә уртаклашу һәм алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү максатыннан компаниягә бару өчен тармаклар буенча эшче төркем төзергә кушты.

Фотолар: ТР Рәисенең матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз