news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе: БДБ илләренә җинаятьчелеккә каршы көрәштә көчләрне берләштерү мөһим

Татарстан Рәисе: БДБ илләренә җинаятьчелеккә каршы көрәштә көчләрне берләштерү мөһим
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу минутларда Казан ратушасында узучы БДБ илләре Пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләре советының XI утырышында катнашучыларны сәламләде.

«Сезне Татарстан Республикасында сәламләвемә шатмын. БДБ илләре Пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләре советының XI утырышын кабул итү – безнең өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Казанда шундый әһәмиятле утырыш үткәрү республиканың халыкара форумнар оештырудагы тәҗрибәсен тану турында сөйли һәм безнең казанышларыбызга лаеклы бәя булып тора», – диде Татарстан Рәисе.

Россия Федерациясенең әйдәп баручы һәм сәнәгый үсеш алган төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан халыкара икътисади эшчәнлектә актив катнаша һәм БДБ илләре партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Без үзара мөнәсәбәтләрнең кадерен беләбез һәм илләребез арасында урнашкан ышанычны саклыйбыз. Хәзерге вакытта җинаятьчелек трансмилли төс ала. Аңа каршы көрәштә көчләрне берләштерү мөһим. Шушы еллар эчендә Совет БДБ илләре киңлегендә пенитенциар системаларның үсеш векторын билгеләүче карарлар кабул ителә торган абруйлы мәйданчыкка әверелде. Нәкъ менә шундый мәйданчыклар аша бүгенге көн сынауларына каршы торуның бердәм линиясе булдырыла, җәзаларны үтәтү механизмы камилләштерелә һәм хокукый хезмәттәшлек ныгытыла», – дип сүзен төгәлләде ТР Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot