news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышын уздырды

Татарстан Рәисе «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышын уздырды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Утырыш барышында энергетика, ИТ һәм төзелеш өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителде.

«Лиотех» (Санкт-Петербург) генераль директоры Валерий Ярмощук компания эшчәнлеге турында сөйләде. Презентация кысаларында, контейнер һәм мобиль җайланмалар, автоном гибрид энергия җайланмалары, өзлексез тәэмин итү чыганаклары, батарея модульләре һәм махсуслаштырылган аккумуляторларны да кертеп, энергия туплау өлкәсендәге карарлар тәкъдим ителде.

Бүген компания эшләнмәләре энергетикада, сәнәгатьтә, транспортта, элемтә объектларында һәм мәгълүматларны эшкәртү үзәкләрендә кулланыла.

Ярмощук шул исәптән җәмәгать электр транспорты, элемтә, шулай ук республиканың индустриаль һәм технологик парклары белән хезмәттәшлек итү өлкәсендә Татарстан белән уртак проектларны үстерергә тәкъдим итте.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов компания белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен өйрәнергә кушты. «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллинга һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченкога мөрәҗәгать итеп, ул Татарстан предприятиеләрен тәкъдим ителгән технологияләр белән таныштыру кирәклеген билгеләп үтте.

«Энергия туплау системалары өлкәсендәге карарлар, бигрәк тә штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, бик тә мөһим», – дип искәртте ТР Рәисе.

«Тангла» компаниясенә (Екатеринбург) нигез салучы һәм генераль директоры Андрей Белькевич төзелештәге цифрлы карарлар турында сөйләде.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина халыкара мәйданчыкларда нефть-газ химиясен алга этәрү юнәлешләрен тәкъдим итте. 2026 елда профильле тематика «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум», «Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумнары һәм TIME бизнес-форумы программаларына кертеләчәк.

КазанФорум кысаларында хакимият органнары һәм тармак компанияләре вәкилләре катнашында Россия һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең нефть-газ химиясе турында сессия планлаштырылган. Кытай һәм Һиндстан белән хезмәттәшлеккә, шулай ук халыкара диалогны үстерүгә аерым игътибар бирелә.

«КазанФорум җитди халыкара мәйданчык булып тора, форум инде дүртенче тапкыр федераль дәрәҗәдә узачак. Моннан тыш, Без Кытай, Һиндстан, Фарсы култыгы илләре белән тыгыз эшлибез. Партнерлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга, яңа базарлар эзләргә кирәк. Һәм безнең халыкара форумнар, әлбәттә, бу эшкә ярдәм итә», - дип өстәде Татарстан Республикасы Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot