Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Анатыш авылында күп функцияле үзәк ачуда катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш сәфәре барышында Анатыш авылында 100 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк ачылышында катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Яңа бинада авыл мәдәният йорты, китапханә, Анатыш авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитеты урнашкан.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Күп функцияле үзәк - авыл җирлегенең социаль инфраструктурасының мөһим элементы. Бу - иҗтимагый тормыш учагы һәм җирле үзидарә программаларын гамәлгә ашыру өчен уңайлы мохит», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов бинаны ачу тантанасында.
Республика Рәисе авылларда күп функцияле үзәкләр төзү программасы 2011 елдан гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә Татарстанда 359 яңа үзәк төзелгән һәм 375 авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук төзүчеләргә эшләрен сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарганнары өчен рәхмәт белдерде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Моннан тыш, Татарстан Рәисе Анатыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз