Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерү эшләрен 30 августка тәмамларга кушты
Казанда Мәрҗани урамы ягыннан Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов проектны гамәлгә ашыру барышын карады, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Озатып йөрүчеләр белән бергә ул башкарылган эшләр һәм төзекләндерелә торган участоклар белән танышты. «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова проектны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, проект кысаларында 1,5 чакрым озынлыгындагы җәяүлеләр юлы төзү ниятләнә. Тулаем алганда, боҗралы җәяүлеләр челтәре 5 чакрым чамасы тәшкил итәчәк.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Шулай ук мультимедияле йөзүче фонтан проекты тәкъдим ителде, ул Камал исемендәге театрның яңа бинасы каршында күл уртасында урнаштырылачак.
Рөстәм Миңнеханов эш темпларын киметмәскә һәм яр буен төзекләндерүне 30 августка – Татарстан Республикасы көненә төгәлләргә кушты. Ул шулай ук проектны гамәлгә ашыру барышын, ай саен объектка барып, шәхсән үзе контрольдә тотарга ниятләвен искәртте, ә Казан мэры Илсур Метшинга бу эшне атна саен контрольдә тотарга күрсәтмә бирелде.
Транспорт инфраструктурасы мәсьәләләре аерым тикшерелде. Аерым алганда, Мәрҗани урамында хәрәкәт схемасын үзгәртү мөмкинлеге каралды.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Моннан тыш, ике вариантта административ бина төзү проекты тәкъдим ителде. Татарстан Рәисе аны шәһәр төзелеше советына каравына тапшырырга кушты.
Соңыннан Кабан күлләре системасын һәм Болак ермагы яр буйларын үстерү концепциясе тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз