Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе «Әлбәдән» Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивалендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Питрәч районында «Әлбәдән» VIII Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивалендә булды. Бу хакта ул МАКСтагы каналында хәбәр итте.
Рәис Татарстанда туып үскән Советлар Союзы Герое, Брест крепостен саклаучы Петр Гавриловны искә алды.
«Фестиваль илебез тарихының иң фаҗигале һәм героик сәхифәләренең берсенә - Бөек Ватан сугышына багышланган. Гитлерчылар совет җиренә басып кергәч, нәкъ менә Брест крепостен саклаучылар беренче булып аны яклаучылар рәтенә баса. Безнең якташыбыз, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов ныклык һәм хәрби бурычка тугрылык үрнәге булды. Без җиңүнең ниләр бәрабәренә яулануын онытмыйбыз һәм бу хакыйкатьне киләчәк буыннарга тапшырабыз», - дип язган Миңнеханов.
Фото: © Татарстан Рәисенең МАКСтагы каналы
«Әлбәдән» фестивале 2019 елдан Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган җирендә – Татарстанның Питрәч районы Әлбәдән авылында уза. Фестивальдә рекордлы санда техника һәм бик күп пиротехника кулланылды, анда илнең төрле почмакларыннан килгән реконструкторлар катнашты.
Фото: © Татарстан Рәисенең МАКСтагы каналы
Фото: © Татарстан Рәисенең МАКСтагы каналы
Фото: © Татарстан Рәисенең МАКСтагы каналы
Фото: © Татарстан Рәисенең МАКСтагы каналы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз