Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Балык Бистәсе районында чәчү кампаниясенең барышы белән танышты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Сәфәр барышында ул шулай ук авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты, дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Район башлыгы Радик Исламов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә чәчү эшләре 27 процентка башкарылган, хуҗалыклар ике сменада эшли. Ул шулай ук яңа хуҗалыклар төзү исәбенә баш саны кимүне тотрыклыландырырга ниятләүләрен билгеләп үтте һәм республика җитәкчелеге ярдәмендә авылларда су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләүнең әһәмиятен искәртте.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, катлаулы шартларга да карамастан, агросәнәгать комплексына ярдәм чаралары кимемәвен, ә шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен программалар саны артуын белдерде.
Ул шулай ук ветеринария иминлеген контрольдә тотуны көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте һәм чәчү кампаниясенең районда планлы режимда баруын әйтте. Аның сүзләренчә, тулаем республика буенча 30 проценттан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылган.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, шәхси хуҗалыкларны активрак үстерергә өндәде. «Финанс кыенлыкларына да карамастан, барлык программалар да сакланып калды», – диде республика Рәисе.
Ул шулай ук җирлек башлыкларының игътибарын махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү кирәклегенә юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз