news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәис махсус операциядә һәлак булган подполковник Копуновның гаиләсенә медаль тапшырды

Рәис махсус операциядә һәлак булган подполковник Копуновның гаиләсенә медаль тапшырды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә һәлак булган подполковник Алексей Копуновның гаиләсе белән очрашты. Бу хакта ТР җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен хәрби хезмәткәргә үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов Алексей Копуновның әнисе, тол хатыны һәм улына «Алтын Йолдыз» медален тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан хәрбиенең батырлыгын һәм кыюлыгын билгеләп үтте. Республика җитәкчесе аны грамоталы офицер дип атады. Хәрбинең фидакарьлеге һәм тәвәккәллеге куелган хәрби бурычларны үтәүне тәэмин итте һәм шәхси составның гомерен саклап калырга ярдәм итте.

«Без Алексей Викторович белән горурланабыз, аңа сокланабыз. Ул Ватанга намуслы хезмәт итү үрнәге булып тора», - дип белдерде ТР Рәисе.

Бүгенге көнгә махсус операциядә катнашучы 14 Татарстан хәрбиенә Россия Федерациясе Герое исеме бирелде.

Алексей Викторович Копунов 1980 елның 21 октябрендә туган. Казан югары танк команда училищесын тәмамлаган. Контракт нигезендә офицер вазифаларында хәрби хезмәт үткән. II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

2022 елның көзендә Копунов мобилизацияләнә һәм махсус хәрби операциягә китә. Авдеевск юнәлешендә оборона хәрәкәтләрендә катнаша.

2024 елның 21 мартында хәрби, үзенә ышанып тапшырылган подразделение белән идарә итеп, Бердыч торак пунктының Төньяк читләрендә дошман контрһөҗүмнәрен кире кайтара. Сугыш барышында өч яраланган хәрби хезмәткәрне эвакуацияли. Ул хәрбиләргә беренче медицина ярдәме күрсәткәндә, дошман кассетлы корал белән һөҗүм итә. Командир яраланган иптәшен үзе белән каплый, ләкин үзе яралана. Шуңа да карамастан, ул эвакуацияләнүдән баш тарта һәм шәхси состав белән командалык итүне, оборонаны өзүгә юл куймауны дәвам итә.

Дошман чираттагы тапкыр кассетлы корал кулланганнан соң, Копунов каты җәрәхәтләр ала һәм һәлак була. Хәрбине Казанның Арча зиратында җирләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot