Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәис Администрациясе: Республикага массакүләм рәвештә дошман БПЛАлары һөҗүме булды
Бүген Татарстан Республикасына массакүләм рәвештә дошман БПЛАлары һөҗүм итте. Бу хакта республика Рәисе администрациясе хәбәр итә.
Барлык пилотсыз очу аппаратлары да сәнәгать объектларына юнәлгән, дип хәбәр ителә.
«Һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Җитештерү процесслары бозылмаган. Барлык оешмалар да штат режимында эшли», – дип хәбәр итте Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Бүген 7:15 сәгатьтә республикада беспилотниклар куркынычы режимы кертелде. Соңрак Казанда, Алабугада, Түбән Камада, Чаллыда һәм Әлмәттә БПЛА куркынычы игълан ителде.
Шулай ук Казан һәм Түбән Кама аэропортларында «Келәм» режимы игълан иттеләр. Росавиациядә хәбәр итүләренчә, чикләүләр очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз