news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәис AAOIFI башлыгына Татарстанда Ислам финанслары конференциясен уздырырга тәкъдим итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнгә эш сәфәре барышында Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бән Халифә Әл-Халифә белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан белән оешма арасында яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырылган, дип билгеләп үтте сөйләшү барышында Рөстәм Миңнеханов. AAOIFI вәкилләре даими рәвештә «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнаша. Вакыйганың соңгысы кысаларында алар катнашучылар өчен Ислам финанслары буенча белем бирү курсы уздырды.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Сезнең оешма чыгара торган стандартлар финанслау һәм инвестицияләр белән бәйле нормаларны гына түгел, ә эшчәнлекнең теләсә кайсы өлкәсендә килешүләр төзү һәм аларны үтәү гомуми кысаларын да билгели. Гомумән, безнең республика Россиядә партнерлык финанславын үстерүне сыный торган төбәк булуны исәпкә алганда, сезнең оешма белән алга таба хезмәттәшлек итү безнең өчен бик мөһим. Шул исәптән Ислам финанслары өлкәсендә белгечләр һәм стандартлар әзерләү өлешендә дә», — дип мөрәҗәгать итте ТР Рәисе AAOIFI Попечительләр Советы рәисенә.

Яклар шулай ук Татарстанда оешма конференциясен уздыру мөмкинлеге турында да фикер алышты. Шәех Ибраһим бән Халифә Әл-Халифә форумны оештыруда кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит буенча оешмалар (AAOIFI) — Ислам финанс институтларына ярдәм итүче хөкүмәтнеке булмаган иң абруйлы оешмаларның берсе. Оешмага 1991 елда нигез салынган. Штаб-фатиры Бәһрәйндә урнашкан. Төп максаты – бөтен дөньядагы Ислам банклары һәм финанс оешмалары өчен стандартлар булдыру һәм раслау.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы белән РФ Үзәк банкы арасында меморандум имзалау тантанасында катнашты. Килешү Россия банкы AAOIFI оешмасына кушылуны күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100