news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров Ютазы районы үсешенең төп мәсьәләләренә тукталды

VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин белән бүгенге көннең мөһим мәсьәләләре турында фикер алышты һәм район үсешенең төп өлешләренә тукталды.

Аннары ул район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина белән районның төзелеш объектларында булды. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.

Аерым алганда, депутат «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы бинасындагы ремонт эшләре барышы белән танышты. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Регина Галләмова бинадагы бүлмәләрнең урнашуы һәм аларның әһәмияте белән таныштырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, объект тапшыруга әзер диярлек.

Искәртеп узыйк, элеккеге сәнгать мәктәбе бинасында да капиталь ремонт бара, аны ачу тантанасы 1 июльгә планлаштырылган. Янәшәдә тагын бер социаль объект урнашкан, анда да капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бу район музее өчен бүлеп бирелгән элеккеге «Россельхозбанк» бинасы.

Азат Ягъфәров Урыссуның 3нче мәктәбендә төзелеп килүче спорт залында, шулай ук «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагерында булды. Биредә исә яңа корпуслар төзелә һәм лагерьның тирә-ягы төзекләндерелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100